Татарстанда тагын 95 кешедә коронавирус табылган
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан 95 кеше чирләгән. Алты кеше чирне читтә эләктергән. «36 кеше хастаханәгә салынган, 59 кеше өйдә дәвалана», – диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Очракларның яртысыннан артыгы (55) Казанда, Чаллыда ике кеше авырый. Спаста - 6, Яшел Үзәндә - 5 һәм Чистайда – 4 чирле кеше ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле республикада 43 меңгә якын ковид очрагы теркәлгән, 36,5 мең кеше савыккан. Шул исәптән, 19 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.