Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан биш кеше үлгән
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан биш үлем очрагы теркәлгән.
1938, 1964 һәм 1970 елларда туган өч ир-ат һәм 1925 һәм 1939 елларда туган ике хатын-кыз йогышлы чир корбаны булган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.