Россиядә иң аз ковид очраклары теркәлгән
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус йоктырган 16 343 кеше теркәлгән. Бу - 17 июньнән соңгы вакыт аралыгы өчен минималь күрсәткеч. Пандемия башланганнан бирле илдә барлыгы 10,5 млн Covid-19 очрагы ачыкланган. 9,5 млн кеше, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 24 мең кеше сәламәтләнгән, дип яза ТАСС. Соңгы мәгълүматларга караганда, бөтен ил буенча 835 үлем очрагы теркәлгән.