Болгар шәһәрендә Россиякүләм мөселман җыены булачак
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 4 гыйнварда Болгар шәһәрендә Россиякүләм мөселман җыены ачылачак. Ул быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тәүге чара булып торачак.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җыенда Татарстан, Мәскәү, Ленинград һәм Свердовск өлкәләре, Кузбасс, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан катнашачаклар.
4 көнлек форумның эшендә күренекле спикерлар — экспертлар, галимнәр, атаклы вәгазьчеләр катнашачак. Остазлар фәнни-популяр лекцияләр, вәгазьләр, презентацияләр, мастер-класслар белән чыгыш ясаячак. Моннан тыш, программада квестлар, тренинглар, спорт чаралары каралган.
Җыенда беренче тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлеры һәм «Хозур ТВ» телеканалында татар теленә тәрҗемә ителгән «Билал» мультфильмы күрсәтеләчәк.
Җыенда «Туганбатыр» милли проекты тәкъдим ителәчәк. Проект татар батыры образын кайтару һәм гәүдәләндерү максатында «Туган авылым» милли-туристик комплексы тарафыннан ТР Диния нәзарәте белән берлектә тормышка ашырыла.
Мөселман җыены Болгарда 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.