«Казан» гаилә үзәге янында бизәлгән чыршы Россиядә иң биек чыршыларның берсе булган
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан Башкаланың үзәк Яңа ел чыршысы Россиядә иң югары чыршылар бишлегенә кергән.
Россия шәһәрләрендәге иң биек Яңа ел чыршылары исемлеген «ТурСтат» порталы чыгарды.
Иң биек бәйрәм чыршысы, һәр елдагыча, Красноярскида. Аның биеклеге 55 метр. Икенче урында - Екатеринбургтагы Яңа елның яшел символы (50 метр). Ә Грозный һәм Дербентта биеклеге 42 һәм 40 метр булган чыршылар урнаштырылган.
Казан Үзәк чыршысының биеклеге - 35 метр. Шундый ук биеклектәге яшел ылыслы агач Уфада урнашкан.