Санкт-Петербург татарлары турында китап чыккан
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Журналист, язучы Рәхим Теляшов Санкт-Петербург татарлары турында өч китап чыгарган. Китапта татар җәмәгатьчелеге тормышы турында тулы һәм кызыклы язмалар тупланган. Рәхим Теляшовның «Нева ярларында татарлар», «Татарлар һәм руслар. Тарихи-лингвистик уйланулар», «Бөек Ватан сугышында һәм Ленинград блокадасында татарлар» исемле китаплары басылып чыккан, дип хәбәр итә Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы.