Зәйдә бәйрәм көннәрендә өстәмә бушлай автобус маршруты эшли
(Зәй, 3 гыйнвар, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Ләйлә Мостафина). 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Мирный, Икмәк кабул итү предприятиесе, Нефть базасы бистәләрендә яшәүчеләр өчен Зәйнең үзәк чыршысына кадәр өстәмә автобус маршруты булдырылды. Зәй шәһәре башкарма комитеты 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Мирный, Икмәк кабул итү предприятиесе, Нефть базасы бистәләрендә яшәүчеләр өчен өстәмә автобус маршруты оештырды. Зәйдә яшәүчеләр «Яңа ел» маршрутында шәһәрнең үзәк чыршысына кадәр бушлай бара ала. Кузгалып китү вакыты 10:00, 15:00 һәм 20:00 сәгатьләргә билгеләнгән. Маршрут түбәндәгечә: Мирный — Беренче Бөгелде — ЗПСК — Шикәр заводы — Автовокзал — Чиркәү. Кире кайту маршруты: Чиркәү — Яңа шәһәр — Акчарлак — Кондитер фабрикасы — Агросәнәгать паркы — ДРСУ — Мирный.