Татарстан Республикасында тагын 92 кешедә коронавирус табылган
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус белән авыруның яңа 92 очрагы теркәлгән. Ике кеше вирусны төбәктән читтә иярткән, калганнар очракларда чир авыру кешедән йоккан.
«29 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанда 58 кеше коронавирус белән авырый, Яшел Үзән районында — 11, Лаеш районында — 8, Яр Чаллыда-6, Буа һәм Югары Ослан районнарында 2әр кеше вирус китереп чыгарган чирдән дәвалана. Зәхмәт барлыгы 11 муниципалитетта ачыкланган.
Шулай итеп, 5 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 43 170 Covid-19 очрагы теркәлгән. 1465 кеше үлгән. Соңгы тәүлек эчендә коронавирус — 1951, 1941, 1940 елгы өч ир-ат, 1962, 1955 елгы ике хатын-кызның үлеменә сәбәпче булган.
Шушы дәвергә 36 641 кеше сәламәтләнгән, шуларның 50се — узган тәүлектә.