Татарстан Хезмәт министрлыгы 2022 елда индексацияләнгән субсидияләрне атады
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 гыйнвардан Татарстанда айлык ташламалар һәм субсидияләр индексацияләнде. Бу хезмәт ветераннары ала торган түләүләргә, дарулар сатып алу һәм җәмәгать транспортында йөрү өчен субсидияләргә кагылды.
Ведомствода түләүләрнең инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, ел саен индексацияләнүен искә төшерделәр. Ташламаларны һәм субсидияләрне исәпләгәндә 2022 елга индексация коэффициенты 1,04 тәшкил итте. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Мисал өчен, пенсионерларга юл йөрү өчен айлык акчалата түләү хәзер 547 сум тәшкил итә (2021 елда 526 сум иде). Шулай итеп, айлык бердәм социаль юл йөрү бәясе гамәлдәге айлык акчалата түләүләр күләменә тигез «, — дип өстәделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Йомгаклау матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрнең пенсияләре инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләнәчәк, диде. Ул хокук саклау органнары белән көч структуралары хезмәткәрләренең керемнәрен тигезләү өчен көч блогына да кагылачак, диде.