Казан-Оренбург юлында авариядә дүрт кеше һәлак булган
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген көндезге өчләр тирәсендә Казан-Оренбург трассасында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән. Фаҗига Илтән-Бота авылы янында була. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренчә, якынча белешмә буенча, биредә KIA йөртүчесе каршы як полосага чыга, идарәсен югалта һәм Volkswagen машинасына бәрелә. KIA машинасының йөртүчесе, өч пассажиры урында ук үлә. Урынга Әлмәт прокурорының беренче урынбасары Марсель Гыймаев барган. Тикшерү оештырылган.