Чувашия Диния нәзарәте балалар һәм ата-аналар өчен ислам дәресләре оештыра
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылында балалар кышкы каникулда ислам нигезләре белән таныша.
Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте ел саен балалар өчен шундый әхлакый-тәрбия чаралары үткәрә. Квалификацияле белгечләр балаларга ислам нигезләрен, халык йолаларын аңлата.
Балалар кышкы курсларда уен формасында ислам нигезләрен һәм этиканы өйрәнә. Рәфыйк хәзрәт Кадыйров үсеп килүе буынны тәрбияләү мәсьәләсенә зур игътибар бирә.
Балалар дәресләргә кызыксынып йөрү белән бергә, вакытларын да күңелле итеп үткәрә, спорт һәм иҗади бәйгеләрдә катнаша, яңа дуслар таба. Курсларны тәмамлаучыларны истәлекле бүләкләр көтә. Каникул вакытында мондый курслар балалар өчен генә түгел, ислам нигезләрен үзләштерергә теләгән ата-аналар өчен дә оештырыла, диелә хәбәрдә.
Быел Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте янә теләгән һәркемне мәчетләр каршында оештырылган кышкы курсларга чакыра.