Татарстанда җиңел машина автобуска бәрелгән, өч кеше зыян күргән
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә кичке уннар тирәсендә Түбән Кама районында Казан — Оренбург трассасында Азнакай — Казан рейс автобусы һәм KIA автомобиле бәрелешкән. Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, җиңел автомобиль йөртүчесе кар чистарту машинасын узарга чыккан, әмма идарәсен югалтып, автобуска килеп бәрелгән. Бу вакытта автобуста унбишкә якын кеше булган. Авариядә бер пассажир, шулай ук җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. «Зыян күрүчеләрнең барысын да Чистай Үзәк район хастаханәсенә озаттылар, ә автобусны Азнакайга алып китәргә тиешләр», — дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.