Пенза өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары Каменка балалар приютында булды
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Пенза өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы активистлары ел саен Яңа ел алдыннан өлкәнең Каменка шәһәрендәге балалар приютына бара.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта приютта 5-17 яшьлек 17 бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә әлеге балаларның әти-әниләрен ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе карала. Шуннан соң аларны балалар йортына озатачаклар, яки ата-аналар акылга килеп, үз балаларын приюттан алачак.
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Васильева балаларны Яңа ел белән котлап, аларга бәхет һәм сәламәтлек теләде. Барлык балаларга да тәм-томнар өләштеләр, ә приютка светомузыка бүләк иттеләр. Приют директоры Татьяна Плеханова «Ак калфак» оешмасы хатын-кызларына Рәхмәт хаты тапшырды, диелә хәбәрдә.