Соңгы тәүлектә Россиядә 16 568 кешедә ковид табылган
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручыларның тәүлеклек артуы 16 568 очрак тәшкил иткән, тәүлек эчендә 796 пациент үлгән.
«Оператив штаб мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 16 568 84 кешедә COVID-19 табылган. Коронавирусның бу төре 84 төбәктә расланган. Ковид табылган 1 955 кешедә (11,8%) чирнең клиник билгеләре булмаган», — дип яза Интерфакс.