Татарстанда боз астына киткән фураны чыгаралар
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә Чулман аша кичүдә боз астына киткән фураны ярга чыгара башладылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, күп тонналы машинаны бушатканнар – кузовта каучук булган. Урынга фураны судан тартып чыгару өчен тягач чакырганнар. Элегрәк «Татар-информ» төнлә Чулман елгасы аша боз кичүендә күп тонналы фураның суга төшүе турында хәбәр иткән иде.