Россиядә тәүлек эчендә 13 сентябрьдән башлап ковидтан үлүчеләрнең иң аз саны теркәлә
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә рәсми рәвештә 13 сентябрьдән башлап Covid-19 коронавирусыннан үлүчеләрнең минималь саны (ул чакта 719 кеше үлгән) теркәлгән. Инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер көн эчендә 763 кеше үлгән, ә бер көн алданрак 796 үлем очрагы теркәлгән булган.
Шулай итеп, коронавирус аркасында үлүчеләр саны 316 163кә җиткән. Шул ук вакытта Росстат мәгълүматларына караганда, 2021 елның ноябрендә генә дә Россиядә Covid-19дан 80 меңнән артык пациент үлгән.
Тәүлек эчендә Россия буенча тулаем алганда, 16 246 авыру очрагы рәсми рәвештә ачыкланган, шул исәптән 1980 очрак клиник күренешләрдән башка теркәлгән. Кичә 16 568 кешенең инфекция йоктыруы турында мәгълүм булды. Оператив штаб мәгълүматларына караганда, илдә барлыгы 10 650 849 кеше коронавирус белән авырган.
Шуның белән бергә бер көн эчендә ковидтан 19 20 751 кеше дәваланды, ә сәламәтләнүчеләрнең гомуми саны 9 686 912гә җиткән.