Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлде
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган.
2022 елның 9 гыйнварына Татарстанда ковидтан барлыгы 1486 кеше үлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
«Үлүчеләр саны - 1486, шуларның бишесе узган тәүлектә расланды < ... > », — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Коронавирустан 1960 һәм 1961 елгы ир-атлар, 1941, 1950 һәм 1961 елгы хатын-кызлар үлгән.