Чаллыда юл һәлакәтендә яшүсмер үлгән
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Мәскәү урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер үлгән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына сөйләүләренчә, «Жигули» автомобилен йөртүче 22 яшьлек шофер юл аркылы чыккан 15 яшьлек малайны бәрдергән. "Бала алган җәрәхәтләрдән үлгән. Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», – диделәр Дәүләт автоинспекциясендә.