Казанда Яңа ел каникулларында 2 меңнән артык кеше ковидка каршы прививка ясаткан
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан башкаласында бәйрәм көннәрендә 2 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде. «Яңа ел каникулларында 2 020 кеше вакцинация узды, шуларның 313е – мобиль пунктларда. Хәзерге вакытта Казанда 747,8 мең кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Бу, балаларны исәпләмәгәндә, халыкның 76,5 проценты дигән сүз», - диде Владимир Жаворонков. Ул Казанда вакцинация пунктларының бәйрәм көннәрендә дә эшләвен билгеләп үтте.