Татарстан Хөкүмәте куркыныч дәрәҗәсе югары булган урыннарда алкоголь сатуны тыйды
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). Татарстан Хөкүмәте куркыныч дәрәҗәсе югары булган урыннарда алкоголь продукциясен сатуны тыйды. 2021 елның 30 декабрендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзаланган карар бүген чыкты. Җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә куркыныч дәрәҗәсе югары 620 урында алкоголь сатуны тыйганнар. Исемлектә «Газпром трансгаз Казан»ның 219 объекты, «Татнефть»нең 143 ноктасы бар. Алардан тыш, «ТАИФ-НК» һәм «Казаноргсинтез»да тугызар участогы күрсәтелгән. Тагын 28 нокта «Түбән Кама Нефтехим»ныкы һәм 35е «Транснефть — Прикамье»ныкы. Кагыйдә буларак, предприятиеләрдә спирт технологик процессны тәэмин итү өчен кулланыла.