Әлмәттә яшәүче мунчада ис газы белән агуланып хастаханәгә эләккән
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәтнең Көньяк урамында шәхси мунчада бер кеше ис газы белән агуланган. Бу хакта ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 14.33 сәгатьтә хәбәр килгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 56 яшьлек хатын-кызны аңсыз килеш Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Аңа «ис газы белән агуланган» дигән якынча диагноз куелган. Һәлакәт сәбәбен ачыклыйлар.