Владивостокта балалар арасында мәчет рәсеме ясау бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Владивосток шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елын тантаналы төстә ачтылар. Анда балалар арасында мәчет рәсеме ясау бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар. Чара Приморье крае мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән оештырылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Төбәкара конкурста 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр — малайлар һәм кызлар катнашты. Катнашучылар арасында Владивосток, Уссурийск, Артем һәм Приморье краеның башка торак пунктларыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын чит илләрдән дә балалар бар. Барлыгы 100 бала катнашты, шулар арасында 70 малай һәм 30 кыз. Барлык конкурсантлар малайлар һәм кызлар арасында өч яшь категориясенә (7 яшькә, 10 яшькә һәм 15 яшькә кадәр) бүленде. 7 яшькә кадәр малайлар һәм кызлар номинациясендә җиңүчеләргә электр теш щеткасы, 10 яшькә кадәрге малайларга электр чәйнеге, кызларга блендер бүләк иттеләр. 15 яшькә кадәрге малайларга кофеварка, кызларга универсаль аш-су приборы — мультипекарь тапшырылды.