Казанның өч спортчысын суга сикерү буенча Россия җыелма командасына чакырдылар
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Казаннан өч спортчы — Мария Полякова, Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев суга сикерү буенча Россия җыелма командасына чакырылды. «Токиода Олимпия уеннарында катнашучылар Полякова, Шлейхер һәм Белевцев яңа спорт сезоны алдыннан суга сикерү буенча Россия җыелма командасы составына узачак», диелә су спорт төрләре буенча «Синтез» клубының матбугат хезмәте хәбәрендә. Шулай ук бу мәгълүматны Татарстанның суга сикерү буенча җыелма командасының баш тренеры Павел Муякин да раслады. Команда җыены 2022 елның 12 гыйнварыннан 26 гыйнварга кадәр Круглое күлендә Россия җыелма командалары базасында уза. Очрашу гомуми физик әзерлекне камилләштерүгә юнәлдерелә. Яңа сезонның суга сикерү буенча беренче ярышлары февральгә билгеләнгән. Ай уртасында Россия кубогы — 2022 була.