Татарстанда атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Буа районының Черки-Килдураз авылында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган рәссам, монументалист Шамил Нигъмәтуллин музее ачылды.
Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Шамил Габдрахман улы Нигъмәтуллин (Шамил Нигъмәт) 1951 елның 4 гыйнварында Татарстанның Буа районы Килдураз авылында туган. 1984-1993 елларда РСФСР Сәнгать фондында эшли, 1993-2002 елларда Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булган.
Шамил Нигъмәтуллин үзен рәссам-монументалист буларак Мәскәүдә укыган елларында ук күрсәтә. Ул 1979-1980 елларда Мәскәүнең Ждановский районы Балалар спорты сараен темпера белән бизәгән, Саяногорск шәһәрендә Иҗтимагый үзәк бинасында «Крылатый металл» сграффитосын ясаган.