«Дакар» раллиеның сигезенче этабында призлы урыннарны «КАМАЗ-Мастер» экипажлары алды
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасының Дмитрий Сотников идарәсендәге экипажы йөк машиналары зачётында «Дакар» раллиеның сигезенче этабында җиңү яулаган. ТАСС хәбәр иткәнчә, Сотников экипажы 395 км махсус участокны 3 сәгать 56 минут 42 секундта узган. Татарстан командасының башка экипажлары табилицаның икенче, өченче һәм дүртенче урыннарын били. Андрей Каргинов этап лидерыннан 3 минут 11 секунд, Эдуард Николаев 6 минут 11 секунд, Антон Шибалов 8 минут 58 секундка артта калган.