Миңнеханов Гайдар форумында төбәк бюджетлары белән идарә итү тәҗрибәсен тәкъдим итә
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион Гайдар форумында катнаша. Форум Мәскәүдә Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе базасында һәм Россия Хөкүмәте ярдәме белән узачак.
ТР Президенты «Бюджет федерализмын ничек үстерергә?» дип аталган дискуссиядә катнаша. Фикер алышуда шулай ук РФ Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Социаль анализ һәм фаразлау институты баш фәнни хезмәткәре, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Наталья Зубаревич һ.б. экспертлар катнашыр дип көтелә.
Дискуссиядә катнашучылар бюджетлар белән идарә итүнең сыйфаты һәм дотациялелеге, керемнәр үсеше өчен мөмкинлекләр һәм бюджетларның керем өлешен тулыландыру өчен өстәмә чыганаклар хакында фикер алышачак.
Россия Президенты Владимир Путин 2021 елда Федераль Җыенга юлламасында төбәк һәм муниципаль бюджетларның тотрыклылыгын арттыру бурычын куйган иде. Әлеге өстенлек нигезендә төбәкләргә бюджет кредитлары бирү, коммерция кредитларын бюджетныкына алыштыру һ.б. ярдәм чаралары турында карарлар кабул ителде.
Бүген Мәскәүдә XIII Гайдар форумы үз эшен башлый. Анда катнашучылар 2022 елда Россия Хөкүмәте эшчәнлегенең төп өстенлекләре, шулай ук бизнес һәм иҗтимагый институтлар өчен актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышачак. Россия лидеры Владимир Путин форумда катнашучыларга үз сәламнәрен юллады.