Пенза, Саратов өлкәләре, Мәскәү һәм Түбән Новгород хаҗилары гомрә кылып кайтты
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Пенза, Саратов өлкәләре, шулай ук Мәскәү һәм Түбән Новгород хаҗилары Согуд Гарәбстанының изге урыннарыннан кече хаҗ (гомрә) кылып туган якларына кайтты. Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 45 кешелек төркем белән Рифат хәзрәт Әбүзәров җитәкчелек иткән. Хаҗилар Мәдинә шәһәрендә Өһед тавында булган. Мәккәдә исә Гарәфәт тавында, Мина үзәнендә, шулай ук Җәбәл ән-Нур тавында (Хира мәгарәсе) булганнар, биредә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.с.) беренче вәхи иңдерелгән, диелә хәбәрдә. Биредә хаҗилар өчен тәҗрибәле гидлар катнашында дәресләр оештырылган. «Әлеге сәфәрне күчмә тренинг һәм җанга шифаханә дип атарга мөмкин», — дип искәртте Пенза имамы Йосыф хәзрәт Бибарсов. Ул билгеләп үткәнчә, кече хаҗ уңышлы узган. Хаҗиларның барысы да оештыручылар һәм сәфәрдән канәгать калган.