Междуреченск һәм Осинники шәһәрләренең татар җәмгыятьләре белән очрашу булды
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татарларның милли көнкүреш бүлмәсе. Безнең йорт»та «Ак калфак-Нур» коллективы Междуреченск һәм Осинники шәһәрләре татар оешмалары белән дусларча очрашу оештырды.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән Новокузнецкиның «Ак калфак-Нур» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасын, шулай ук аларның җитәкчеләре Фирая Рәшитова һәм Гөлсинә Гайнетдинованы тыгыз дуслык җепләре бәйли.
«Ак калфак-Нева» оешмасы чакыруы буенча, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм piter.tatar порталы ярдәмендә, «Яңа ел бүлəге 2022» Петербург онлайн концертында Новокузнецк шәһәренең иҗат коллективлары катнашты.
Гөлсинә ханым «Ак калфак-Нева» оешмасы исеменнән уңышлы дебют һәм онлайн-концертта катнашкан өчен «Рәхмәт хаты» тапшырды.
Әлеге очрашу татар халкының йолаларын һәм традицияләрен популярлаштыру буенча Төбәк хатын-кызлар иҗтимагый оешмалары арасындагы хезмәттәшлекнең дәвамы булып тора, диелә хәбәрдә.