Павел Лоханов Социаль иминият фонды төбәк бүлеге идарәчесе вазифасыннан азат ителде
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ришвәт биргән өчен тикшерү астында булган ТР буенча Социаль иминият фондының төбәк бүлеге идарәчесе Павел Лоханов бу ел башында җитәкче вазифасыннан азат ителгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»га ведомство мабугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Лоханов 10 гыйнвардан үз теләге белән эштән азат ителде. Идарәче вазифасын Фердинат Закиров башкара», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе оперативниклары Павел Лохановны аеруча зур күләмдә ришвәт алуда шикләнеп тоткарлавын хәбәр иткән иде.