Саманган провинциясендә әфган татарлары аксакалы юбилеен билгеләп үтә
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанда татар җәмгыятенең иң мөхтәрәм кешеләрнең берсе, Саманган провинциясенең иң өлкән аксалы Камалетдин Татарга 60 яшь тулды. Ватандашлар аның турында чын ир-ат һәм ышанычлы дус буларак искә ала. Аның Әфганстан татарлары җәмгыяте үсешенә керткән өлеше бәһасез, диләр. Камалетдин 2017 елда Казанга килгән һәм Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында делегат буларак катнашкан Татар җәмгыяте вәкилләренең берсе.
Ул татарларны милләт буларак паспортка һәм туу турында таныклыкка яздыра башлау, шулай ук Әфганстан конституциясенә милләтләр исемлегенә кертү өчен күп көч куйды. Камалетдин Татар Бөтендөнья татар конгрессы уздырган татар теле онлайн-дәресләрен оештыруда катнашты.