Казанда Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиевны искә алдылар
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәдә «түгәрәк өстәл» оештырылды. Ул Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы булган милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес Эдуард Әнвәр улы Ганиев хөрмәтенә багышланды. Исән булса аңа 15 гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде.
Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ульяновск өлкәсеннән килгән милләттәшләр, дин әһелләре, галимнәр катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Эдуард Ганиевның татар милләте өчен башкарган күпкырлы хезмәтләрен искә алды, халкыбыз аның гамәлләрен онытмавын әйтте.