Чүпрәле районында 2022 елда туган беренче баланы тантаналы рәвештә хөрмәтләделәр
(Чүпрәле, 15 гыйнвар, «Татар-информ», « Туган як », Гөлия Фәизова). Бүген, 2022 елның 15 гыйнварында, Чүпрәле үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегендә быел беренче булып дөньяга килгән баланы хөрмәтләү тантанасы булды. Сабый Иске Чүпрәле авылыннан Ирина һәм Дмитрий Васильевлар гаиләсендә туа. Бүген тантаналы шартларда яшь әти-әниләрне район башлыгы Марат Гафаров, шулай ук Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, туганнары һәм якыннары котлады. Марат Гафаров Васильевлар гаиләсенә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек теләде, бүләкләр тапшырды.