Уфада туган телләрдән республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләгәннәр
(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Уфада туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында 153 укучы катнашкан.
Татар теленнән — 94, чуваш теленнән— 25, мари теленнән— 23, удмурт теленнән — 11 кеше олимпиадада белемнәрен сынаган. Олимпиада 8-11 сыйныфларда укучылар өчен оештырылган. Бу турыда « Башинформ » хәбәр итте.
Башкортстандагы мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, олимпиадада катнашучылар викторина сорауларына җавап биргән, бирелгән темаларның берсенә диалог төзегән. Кайбер укучылар милли костюмнар киенеп килгән.
Олимпиаданың йомгаклау тантанасы 14 гыйнварда узган. Анда Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, жюри рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашкан. Шулай ук YouTube каналында чараның онлайн-трансляциясе оештырылган.
Җиңүчеләр һәм призерлар Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм иҗтимагый оешмалардан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.