Татарстанда буран һәм температураның 0 градуска кадәр җылынуы көтелә
(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). 19 гыйнварда Татарстанда яңадан буран булуы, карт көртләре һәм көчле җил көтелә. Республикада җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге.
Буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана. Юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар измәсе булырга мөмкин.
Төнлә һаваның температурасы -7 градустан алып -2 градус, көндез исә -5 һәм 0 градуска кадәр җылыта.
Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кар һәм көчле бураннарның Татарстанда атна азагына кадәр сакланачагын язган иде.