Заһид Мәхмүди туган авылы Манзарас зиратына җирләнде
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Заһид Мәхмүди туган авылы Манзарас зиратына җирләнде. Күренекле язучыны озатырга каләмдәшләре кайткан, авылдашлары җыелган иде. Язучы йорты каршындагы кыска гына хушлашу мәрасимендә мәрхүмне якты хатирәләр белән искә алдылар. Хушлашырга Заһид Мәхмүдинең дуслары һәм замандашлары Ләбиб Лерон, Нәсим Акмал, Хәбир Ибраһим, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал һәм бик күп журналистлар кайткан иде. Язучының хатыны Рәшидә Мәхмүтова һәм улы Фөнис килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде.