Украина президенты Русия белән чиктәге вазгыять турында видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясады
Ул сугыш куркынычының “бер көн элек кенә” барлыкка килмәвен белдергән һәм халыкны тынычлык сакларга, карабодай белән шырпы артыннан чапмаска чакырган. Зеленский фикеренчә, Мәскәү Украина җирләренә түгел, украиннарның "нервларына һөҗүм итә".