Балалар арасында коронавирус артса, район хастаханәләрендә covid-бүлекләр ачылачак
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балалар арасында коронавирус очраклары артса, район хастаханәләрендә covid-бүлекләр ачылачак. Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлгының штаттан тыш баш педиатры Светлана Сенек хәбәр итте.
«Барлык Үзәк район хастаханәләрендә балалар бүлекләре бар. Кирәк булса, коронавирустан дәвалау өчен бүлекләр ачарга мөмкин. Шулай ук, туганда аналарыннан вирус йоктырган балалар өчен бала тудыру йортларында провизор бүлекләре бар. ПЦР тесты нәтиҗәсе килгәнче, тәүлек эчендә шул бүлеккә урнаштыру мөмкинлеге бар», — диде баш педиатр.
Бүгенге көндә балалар өчен ковид госпитальләр Республика балалар клиник хастаханәсендә һәм Лениногорск үзәк район хастаханәсендә бар.
Светлана Сенек Яңа ел бәйрәмнәреннән соң балалар арасында ковид очраклары артканын әйтте. Кичәге көнгә 41 бала дәвалануы билгеле.