Казанда билгесез автомобиль хатын-кызны бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген иртән Кулагин урамында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, өлкән яшьтәге хатын-кыз машина көпчәге астына эләккән. Шуннан соң автомобиль авария урыныннан китеп барган.
Җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә әлеге фактны расладылар. Урында ЮХИДИ инспекторлары эшли. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.