Синоптиклар буран аркасында юлларда күз күременең начараюы турында кисәтте
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Синоптиклар кисәткәнчә, Татарстанда якшәмбе көнне һава шартлары бозылачак. 23 гыйнварга каршы төндә көчле буран көтелә, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начараячак, юлларда карт көртләре барлыкка киләчәк.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -7..-12, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.