Казанда җиңел автомобиль зебрада үсмер кызны бәрдергән
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Юл һәлакәте бүген көндезге икеләр тирәсендә Имәнлек урамындагы 31нче йорт каршында булган.
«Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Volkswagen автомобиленең йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә 13 яшьлек кызны таптаткан.
Башы җәрәхәтләнгән кызны хастаханәгә озатканнар.