Татарстанда фермерлар һәм кооперативларга ярдәм йөзеннән 372,2 млн сум юнәлдереләчәк
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» төбәк проекты буенча фермерлар һәм кооперативларга ярдәм йөзеннән 372,2 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 301,4 миллионы федераль бюджеттан бүленгән, дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Ведомство «Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм күрсәтү», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларында катнаша. Узган елда проектны гамәлгә ашыруга 345 миллион сум акча юнәлдерелгән. Шул ук вакытта, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы планлаштырылган барлык күрсәткечләрне дә үтәүгә ирешкән. Әйтик, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативларына күрсәтелгән дәүләт ярдәме — 131, яңа эш урыннары булдыру — 119, шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын кооперативларга җәлеп итү күрсәткечләре 115 процент тәшкил иткән. Проект кысаларында эшләр өч юнәлешкә («Агростартап» грантларын бирү, чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү өчен авыл хуҗалыгы куллану кооперативларына субсидияләр һәм «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе чыгымнарын бергәләп финанслау) бүленгән. Узган ел «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты буенча Татарстан алдына 250 миллион долларлык продукцияне читтә сату бурычы куелган иде. Республика, 271,6 миллион долларлык (планда билгеләнгәннең 108,6 проценты) авыл хуҗалыгы товарларын экспортка чыгарып, әлеге күрсәткечне арттырып үтәүгә иреште. 2022 елда план күрсәткече 330 миллион долларга җиткерелде. Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.