Бөгелмә ветераннары арасында «Балкыш» республика фестивале булды
(Бөгелмә, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә муниципаль районы ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручыларның VII Республика фестивале узды. Фестивальдә шәһәр һәм районда яшәүчеләр катнашты. «Балкыш”та катнашу өчен шәһәр һәм авыл мәдәният оешмаларыннан 12 гариза алынган. Өлкән яшьтәге артистлар аерым җырлау, инструменталь ансамбль, вокаль ансамбль, фольклор коллективлары һәм сәнгать уку номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. «Балкыш» кебек фестивальләр ветераннарга үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоярга ярдәм итә.