Татарстанда 19 градуска кадәр салкынайтачак
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Дүшәмбе, 24 гыйнварда, алмашынучан болытлы һава торышы һәм кар явуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -19 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез -7..-12 градус фаразлана. Юлларда бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Якынча фаразлаулар буенча, киләсе атна башында 24-25 гыйнварда республика территориясендә һава торышы себер антициклоны йогынтысында формалашачак. Дүшәмбе төнендә бераз кар көтелә. Төнлә һава температурасы -11..-16 градус, ә көндез -8..-13 градус фаразлана.