Саратов хаҗилары төркеме Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренә барып җитте
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Саратов хаҗилары төркеме Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәренә барып җитте. Анда Пәйгамбәр мәчетендә булды. Моңа кадәр алар Мәккәдәге Әл-Харам мәчетендә күмәк намаз укыды һәм саубуллашу тәвафы ясады — Изге Кәгъбә тирәли әйләнеп йөрделәр. Алар шулай ук Ухуд тавында булалар, Әл-Куба һәм Әл-Киблатайн мәчетләрендә намаз укыйлар һәм башка истәлекле урыннарда булачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Саратов өлкәсеннән хаҗга төбәк мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә 32 кеше киткән.