Мөхәммәтшин: Дума сайлауларында Россиядә партия өчен иң күп тавышны Татарстан бирде
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Соңгы Дума сайлауларында Россиядә партия өчен иң күп тавышны Татарстан бирде. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстан региональ бүлегенең XXXIV конференциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Спикер теләсә кайсы партиянең оештыру-сәяси потенциалын аның электораль уңышлары ачык раславын әйтте. «Безгә монда горурланырлык нәрсәләр бар: сайлауга килүчеләр саны, „Бердәм Россия“гә һәм ул хуплаган кандидатларга респубикада ышаныч һәрвакыт ил буенча уртачадан югарырак. Соңгы биш елда барлык сайлау кампанияләрендә дә шулай булды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасына узган соңгы сайлаулар да шундый иде, Россиядә партия өчен иң күп тавышны Татарстан бирде», — диде Мөхәммәтшин.