Түбән Кама янгын сүндерүчеләре республика ярышында җиңү яулаган
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан җыелма командасы Россиянең башка төбәкләреннән 15 команда арасында Татарстан Премьер-министры кубогына XVII Бөтенроссия янгын сүндерү-коткару спорты ярышларында 1нче урын алды. Түбән Кама янгын сүндерүчеләре дә бу җиңүгә үз өлешен кертте. Алар ярышта штурм баскычыннан менү һәм 100 метрлы каршылыклар полосасын узу буенча төрле дәрәҗәдәге 5 медаль яулады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Ике төр ярышта да алтын медальгә хатын-кызлар арасында Ангелина Сысоева лаек булды. Өлкәннәр арасында штурм баскычында Татьяна Пиунова көмеш медаль алды. Ир-атлар арасында штурмда бронзага Алексей Кузнецов ия булды. Урта яшь төркемендәге янгын-коткару спорт мәктәбе укучылары Вероника Стерликова һәм Айзилә Шәйхетдинова 100 метрлы полосаны узуда 2 һәм 3 урыннар яулады.