Татарстанда томан һәм 18 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда томан көтелә һәм 18 градуска кадәр салкын булачак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез урыны белән бераз кар, уртача тизлектә җил көтелә. Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -7..-12 градус фаразлана.
Синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында да кисәтә.