Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бала көткән аналарның үлем күрсәткечләре арткан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды. «Яңа туган балалар үлеме буенча 2020 елгы күрсәткечләрне саклап кала аддык. Ә аналар үлеме артуы күзәтелә. Сигез үлем очрагының җидесендә коронавирус сәбәп булган», — диде республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Министр чираттан тыш коллегияләр үткәрелеп, Татарстанда педиатрия һәм акушерлык-гинекология ярдәме торышына бәяләмә бирелгәнен әйтте.