Камилә Вәлиева Олимпиада алдыннан җыенга китте
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Камилә Вәлиева, Анна Щербакова, Александра Трусова бүген Красноярск шәһәренә олимпиада алдыннан җыенга китте. 1 февральдә спортчылар Олимпиада уеннарында катнашу өчен Пекинга очачаклар. Пенкиндагы Олимпиада уеннары 4 февральдән 20 февральгә кадәр уза. Алдарак фигуралы шуу буенча олимпиада турниры расписаниесе билгеле булган иде.