Татарстанда бер ел эчендә 64 меңнән артык архив документлары цифрлаштырылган
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Узган ел Татарстанда архивлар 64 347 документны 5,8 миллион биткә цифрлаштырган. Бүгенге көндә Республика архив фондының 12 проценты мондый форматка күчерелгән. Иң кирәкле документларны цифрлаштыру өчен 18,8 миллион сум акча тотылган. Әлеге саннар Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында мәгълүм булды. «Архивлар тарафыннан куллануның электрон фондын булдыру эше дәвам итә. Кәгазьдәге 64 347 саклау берәмлеге, 1464 аудиовизуаль документ, шул исәптән Net-film архивы белән дәүләт-шәхси партнерлыгы кысаларында кинодокументлар цифрлаштырылды», — дип белдерде Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. Аның сүзләренчә, грант ярдәмендә 32 муниципаль архив заманча сканерлар белән тәэмин ителгән, ләкин документларның бары 0,5 проценты гына цифрлаштырылган». «Әлеге эшне активлаштырырга вакыт, ләкин ул бары тик муниципаль архивның гына проблемасы булып калырга тиеш түгел. 17 муниципаль архивта бары берешәр генә кеше эшли. Район советы аппараты җитәкчеләреннән әлеге эшне оештыруда ярдәм итүләрен сорыйм. Һәр районда студентлар, волонтерлар бар, без аларны өйрәтергә һәм заманча җиһазлар белән эшләүне оештырырга әзер», — диде ул.